Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" уенчысы Александр Радулов туен уздырды

"Ак Барс" уенчысы Александр Радулов туен уздырды

https://tnv.ru

29 Август 2022, 12:50

793

0

27 август "Ак Барс" командасының 36 яшьлек һөҗүмчесе Александр Радулов 30 яшьлек модель Анна Бокийга өйләнде.

Яшьләр инде берничә ел бергә, уртак ул тәрбияләп үстерәләр.

Бу - Радулов тормышындагы икенче язылышу. 2015 елның августында ул гимнастка Дарья Дмитриевага өйләнде, әмма 2017 елның 5 июнендә пар аерылышты.

Туйда "Ак Барс" уенчылары булмаган. Сәбәбе дә билгеле! Казанда Taneco Кубогы бара. "Ак Барс" командасы бүген турнрның соңгы уенында чыгыш ясый. "Ак Барс - "Салават Юллаев" матчын 16:30 сәгатьтә ТНВ каналында һәм сайтында карагыз.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар