Онлайн трансляция

Свернуть

Иң ачык тренер тарихы - Леонид Слуцкий "Рубин"да нәрсә белән истә калды?

Иң ачык тренер тарихы - Леонид Слуцкий "Рубин"да нәрсә белән истә калды?

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2022, 10:31

77

0

Иң ачык тренер тарихы - Леонид Слуцкий "Рубин"да нәрсә белән истә калды?
Кичә Леонид Слуцкий "Рубин"нан китте. Футбол белгече үз теләге белән Казан футбол клубыннан китүен белдереп, гариза язган.

Танылган тренер "Рубин"га 2019нчы елда килгән иде. Ул Казан клубындагы җиңүләре, җиңелүләре, татарча сөйләшә башлавы һәм түбәтәй киюе белән истә калыр.

51 яшьлек Леонид Слуцкийның "Рубин"дагы иң зур казанышы, эшли башлаганның икенче сезонында булды. Команда ил чемпионатының 4нче баскычына күтәрелде. Җанатарлар мондый нәтиҗәне 5 ел көтте. Шул рәвешле футболчылар Еврокубок ярышына юллама алды.

Тик уңыш озакка булмады. "Рубин" беренче этапта ук Конференция лигасыннан төшеп калды. Россия чемпионатында туплар капкага керми башлады. Ел башында Россиягә карата санкцияләр игълан ителгәч, легионерлар кайтып китте. Коллектив көчсезләнде һәм "Рубин" Премьер-лигадан төшеп калды

Шул ук вакытта Леонид Слуцкий Казан командасы тарихына иң ачык һәм шаян тренер булып кереп калачак. Тулырак ТНВ материалында.

Фото: "Рубин"


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров