Онлайн трансляция

Свернуть

Сакчы Даниил Журавлев "Ак Барс"ка кайтты

Сакчы Даниил Журавлев "Ак Барс"ка кайтты

https://tnv.ru

20 Декабрь 2022, 16:25

114

0

Сакчы Даниил Журавлев "Ак Барс"ка кайтты
Казанның "Ак Барс" хоккей клубына сакчы Даниил Журавлев кайтты. Уенчы белән контракт сезон ахырына кадәр исәпләнгән, дип хәбәр итә хоккей клубы матбугат хезмәте.

"Барслар" составында Даниил Журавлев 133 матч уздырган һәм «+26» күрсәткече белән 31 (6+25) очко туплаган. Сакчы 2022/23 сезонны АХЛда башлый, анда "Колорадо Иглз" өчен 14 уен үткәрә.

Исегезгә төшерәбез, 19 декабрьдә "Ак барс" КХЛ чемпионатының чираттагы Фонбет матчында "Куньлунь"ны җиңде. "Татнефть Арена" да уен 3:1 исәбе белән тәмамланды.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров