Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ "Локомотив" - "Ак Барс" матчын туры трансляциядә күрсәтә

ТНВ "Локомотив" - "Ак Барс" матчын туры трансляциядә күрсәтә

https://tnv.ru

21 Декабрь 2022, 13:52

92

0

ТНВ "Локомотив" - "Ак Барс" матчын туры трансляциядә күрсәтә
Бүген Казанның "Ак Барс" клубы Ярославль шәһәрендә кунакта. 19:30 сәгатьтә алар җирле "Локомотив" белән көч сынашачаклар. ТНВ каналы әлеге матчтан туры эфир алып барачак.

Регуляр чемпионатның соңгы матчында көндәшләр "Сочи"ны (2:1) җиңде, ә "Ак Барс" үз бозында «Куньлунь Ред Стар» клубыннан көчлерәк булды (3:1).

"Локомотив" матчка Егор Аверин һәм Артур Каюмовтан, ә "Ак Барс" Константин Лучевников, Марк Янчевский һәм Михаил Глуховтан башка әзерләнә. Алар җәрәхәтләнүчеләр исемлегендә.

Фото: "Ак Барс"

Комментарии 0

Аватар