Онлайн трансляция

Свернуть

Хәбиб, Марат Яруллин һәм Алинә Заһитова ислам илләре арасындагы турнирда чыгыш ясаячаклар

Хәбиб, Марат Яруллин һәм Алинә Заһитова ислам илләре арасындагы турнирда чыгыш ясаячаклар

https://tnv.ru

11 Январь 2023, 15:32

221

0

Хәбиб, Марат Яруллин һәм Алинә Заһитова ислам илләре арасындагы турнирда чыгыш ясаячаклар
14 гыйнвардан 17 гыйнварга кадәр Казанда зур спорт чарасы узачак. Татарстан башкаласына ислам илләре арасында халыкара хоккей турнирына спортчылар җыелачак.

Татарстан башкаласына барлыгы 13 илнең җыелма командалары килә. Аерым алганда, алар арасында Бәһрәйн, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Марокко һәм Төркия командалары булыр дип көтелә.

Ярышларда 12 ир-атлар һәм 5 хатын-кызлар командасы көтелә.

Турнирны ачу матчы 14 гыйнварда Спорт сараенда 13:00 сәгатьтә узачак. Аренада уен алдыннан Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, җырчы Марат Яруллин, шулай ук «Казан Нуры» халык уен кораллары оркестры чыгыш ясаячак.

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова, шулай ук ТРның атказанган артисты Динә Гарипова һәм җырчы Хәбиб 17 гыйнварда «Татнефть Арена» да ислам илләре һәм Татарстан командалары арасында хоккей буенча беренче турнирны ябу тантанасында чыгыш ясаячак.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров