Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ ислам илләре арасындагы хоккей турниры гала-матчын туры эфирда күрсәтәчәк

ТНВ ислам илләре арасындагы хоккей турниры гала-матчын туры эфирда күрсәтәчәк

https://tnv.ru

17 Январь 2023, 15:00

163

0

ТНВ ислам илләре арасындагы хоккей турниры гала-матчын туры эфирда күрсәтәчәк
Бу көннәрдә Казанда чираттагы халыкара дәрәҗәдәге чара бара. Башкалада ислам илләре һәм Татарстан командалары арасында хоккей турниры уза. 

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова, шулай ук ТРның атказанган артисты Динә Гарипова һәм җырчы Хәбиб 17 гыйнварда «Татнефть Арена» да ислам илләре һәм Татарстан командалары арасында хоккей буенча беренче турнирны ябу тантанасында чыгыш ясаячак. Репер Jah Khalib чараның хедлайнеры булачак. Әлеге чараны ТНВ туры эфирда күрсәтәчәк. Башлана - 19:00 сәгатьтә.

Әлеге спорт чарасын узган ел Казанда узган Россия - Ислам дөньясы халыкара саммитында оештырырга тәкъдим иткән булганнар. Ярышта ир-егетләрнең 12, ә хатын-кызларның 5 командасы көч сынаша. Алар берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Иран, Бәхрәйн, Казахстан, Төркмәнстан һәм башка дәүләтләрдән килгән.

Трансляцияне ТНВның "Вконтакте" төркемендә дә карый аласыз.






Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров