https://tnv.ru
23 Январь 2023, 15:12
162
0

Россиянең спорт министры Олег Матыцинның 15 сентябрьдәге 145 нче номерлы боерыгы нигезендә көрәшчеләр Ренас Кәлимуллинга көрәш, Булат Мусинга билбаулы көрәш буенча «Россиянең атказанган спорт остасы» исеме, 146 нчы номерлы боерыгы нигезендә көрәш тренерлары Илнар Гәрәев белән Ришат Нургалиевка «Россиянең атказанган тренеры» исеме бирелгән иде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Бүген Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан көрәшчеләре һәм тренерларына Россиянең атказанган спорт остасы таныклыгы тапшырылган. Бу хакта ТР көрәш федерациясенең телеграм каналында һәм ТР спорт министрлыгы сайтында хәбәр иттеләр.
Татарстан спортчыларын чын күңелебездән тәбрик итәбез!

Бүлешергә
Комментарии 0