Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" ветераны Алексей Семенов вафат!

"Рубин" ветераны Алексей Семенов вафат!

https://tnv.ru

27 Январь 2023, 14:48

629

0

"Рубин" ветераны Алексей Семенов вафат!
Бүген озак вакыт авырганнан соң, "Рубин" ветераны, клубның элеккеге капкачысы һәм тренеры Алексей Семенов вафат! Бу хакта "Рубин" матбугат хезмәте хәбәр итә.

""Рубин" футбол клубы Алексей Александровичның туганнары һәм якыннары кайгысын уртаклаша. Бу клуб һәм бөтен Казан футболы өчен зур югалту…", - диелә хәбәрдә.

Алексей Семенов кырык елдан артык гомерен «Рубин» белән бәйләгән: башта капкачы, аннары тренер сыйфатында. Ике тапкыр, 1984 һәм 1988 елларда, Казан командасының тренерлар штабын җитәкләде. Аңа 73 яшь иде.

Фото: "Рубин"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров