Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" уенчылары җир тетрәве башланыр алдыннан Төркиядән очып китә алмаганнар

"Рубин" уенчылары җир тетрәве башланыр алдыннан Төркиядән очып китә алмаганнар

https://tnv.ru

06 Февраль 2023, 16:33

452

0

Казан клубы Белек шәһәрендә икенче әзерлек җыеннарын тәмамлаган иде.

"Рубин" уенчылары җир тетрәве башланыр алдыннан Төркиядән очып китә алмаганнар
Казанның "Рубин" клубы уенчылары Төнкиядән очып китә алмаганнар. Бу хакта "Рубин" матбугат хезмәтенә таянып, ТАСС басмасы хәбәр итә.

Казан спортчылары бер көн элек Антальядан ике рейс белән очып киткәннәр: беренчесе Мәскәүгә кадәр туры рейс, икенчесе Истанбулда күчереп утыру белән. Күчеп утырырга тиеш булган спортчылар Төркиядә калган. Кичә һава шартлары начар булу аркасында очып китү бүгенгә каралган.

Исегезгә төшерәбез, бүген Төркиядә берничә җир тетрәве булды, аларда 900 дән артык кеше һәлак булды, зыян күрүчеләр саны берничә меңнән арта.

Фото: rubin-kazan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров