Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" КХЛның плей-офф уеннарына чыкты

"Ак Барс" КХЛның плей-офф уеннарына чыкты

https://tnv.ru

08 Февраль 2023, 09:59

267

0

"Ак Барс" КХЛның плей-офф уеннарына чыкты
Кичә Фонбет КХЛ чемпионатында Татарстан дербие узды - Түбән Камада "Нефтехимик" һәм "Ак Барс" очрашты.

Уенны "Нефтехимик" кызурак башласа да, "Ак Барс" уенчылары көчлерәк булды (3:4). Әлеге җиңү "Ак Барс"ка плей-оффка юл ачты. Ә менә "Нефтехимик"ка плей-оффка эләгү өчен көрәшү алда әле. Алар 61 очко белән Көнчыгыш конференциядә 9 урында бара. Гагарин Кубогын оту өчен конференциянең 1-8 урында булган командалар көч сынашачак.

Киләсе матчны "Ак Барс" "Татнефть Арена"да Хабаровскның "Амур"ына каршы уздырачак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. ТНВда туры трансляция карый алачаксыз.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров