Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" яңа чит ил уенчысын алу турында игълан итте

"Рубин" яңа чит ил уенчысын алу турында игълан итте

https://tnv.ru

16 Февраль 2023, 14:22

184

0

"Рубин" яңа чит ил уенчысын алу турында игълан итте
Казанның «Рубин» командасы составын болгар һөҗүмчесе Димитар Митков тулыландырды, дип хәбәр итә Казан клубының матбугат хезмәте.

22 яшьлек футболчы сезон азагына кадәр Софиянең "Локомотив" клубыннан аренда хокукында күчте. Ул 45 сан белән чыгыш ясаячак.

Бу сезонда уенчы Болгария чемпионатында 17 матчта катнашты, шуларда 7 туп кертте һәм 1 тапкыр иптәшләренә кертергә булышты.

Исегезгә төшерәбез, "Рубин" "Нефтехимик"тан Уридия һәм Ширяевны алды.

Фото: "Рубин"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров