Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ "Амур" - "Ак Барс" матчларын туры трансляциядә күрсәтәчәк

ТНВ "Амур" - "Ак Барс" матчларын туры трансляциядә күрсәтәчәк

https://tnv.ru

17 Февраль 2023, 14:47

107

0

ТНВ "Амур" - "Ак Барс" матчларын туры трансляциядә күрсәтәчәк
"Ак Барс" көнчыгышка сәфәрен дәвам итә. Владивостокта ике уен "Адмирал" белән уйнаганнан соң, алда Хабаровскта "Амур" белән дә ике очрашу көтә. 18 һәм 19 февраль көннәрендә узачак матчларны ТНВ туры эфирда күрсәтәчәк. Ике матч та 10:00 сәгатьтә башланачак.

Соңгы матчта "барс"лар "Адмирал"ны 3:0 җиңде. Алкаларны Илья Сафонов, Дмитрий Кагарлицкий һәм Александр Радулов кертте. "Ак Барс"ның инде 5 матч җиңелгәне юк.

Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре 85 очко белән Көнчыгыш конференциядә беренче урында бара.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров