Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты

https://tnv.ru

27 Февраль 2023, 17:49

130

0

Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей клубы уенчылары һәм тренерлары белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы вәкилләре белән очрашкан. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Ак Барс" хоккей клубы җитәкчелеге, уенчылары, тренерлар штабы һәм персоналы белән очрашу "Ак Барс" базасында 2022/2023 еллар сезонының Континенталь хоккей лигасы плей-офф уеннары – 2023 елгы Гагарин Кубогы ярышлары башланыр алдыннан узды.

«Плей-оффны лаеклы рәвештә, яхшы мөмкинлекләр белән, яхшы позицияләрдән башлавыбызга чын күңелдән шатмын. Сезнең бөтен мөмкинлекләрегез бар. Минемчә, барлык мәсьәләләр һәм оештыру мәсьәләләре - барысы да хәл ителгән. Сез күрсәткән уен өчен рәхмәт. Без командабыз белән горурланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов, уенчыларга мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, ТНВ каналы "Ак Барс" - "Нефтехимик" матчларын туры трансляциядә күрсәтәчәк. Плей-офф матчлары 1 март 19:30 сәгатьтә башланачак.

Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров