Эчке эшләр министрлыгы Гагарин Кубогы финалына әле гамәлдә булмаган уеннарга билет сату эшен тикшерә башлады
https://tnv.ru
14 Апрель 2023, 16:51
113
0

Казанда сайт аша Гагарин Кубогының өстәмә уеннарына билет сата башлаганнар. Эчке эшләр министрлыгында
моның мошенниклар эше булуын тикшерәләр. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә мәгълүм булган.
Әлеге сайтта 25 апрельдә булачак уенга билетлар сата башлаганнар. Кайберләренең бәясе 20 мең сумга җиткән. Әмма 25 апрельгә куелган матчның узу-узмавы әлегә төгәл билгеле түгел.
Финал уеннары 17 һәм 19 апрельдә Казанда, ә калган икесе Мәскәүдә узачак. Кубокны баш өстендә күтәрү өчен командаларга 4әр җиңү кирәк. Кирәк булган очракта командалар 25 һәм 29 апрель көннәрендә дә Казанда уйнаячаклар.

Бүлешергә
Комментарии 0