https://tnv.ru
07 Май 2023, 20:00
496
0
Команда бу дәрәҗәгә 11 нче тапкыр лаек булды.
Казанның «Зенит» волейбол командасы 11 нче тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулады. Егетләр соңгы тапкыр 1 нче урынны биш ел элек яулаган иде. Казан спортчыларын үзенең телеграм-каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тәбрикләде.
«Без сезнең җиңүдә шикләнмәдек тә!», - дип язып куйган Рәис. Һәм фото да теркәгән: анда «Зенит»ның уенчылары зур хәрефләр белән «Чемпионнар» язуы фонында сурәтләнгән.
«Без сезнең җиңүдә шикләнмәдек тә!», - дип язып куйган Рәис. Һәм фото да теркәгән: анда «Зенит»ның уенчылары зур хәрефләр белән «Чемпионнар» язуы фонында сурәтләнгән.
Бүлешергә
Комментарии 0