Онлайн трансляция

Свернуть

Зиннәтулла Билалетдинов «Иң яхшы тренер» исеменә дәгъва кыла

Зиннәтулла Билалетдинов «Иң яхшы тренер» исеменә дәгъва кыла

https://tnv.ru

11 Май 2023, 19:17

655

0

Зиннәтулла Билалетдинов «Иң яхшы тренер» исеменә дәгъва кыла
«Ак барс» хоккей командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка «Иң яхшы тренер» исеме бирелергә мөмкин. Танылган спортчы шундый номинациядә җиңүгә дәгъва кыла. Бу турында "Ак барс" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зиннәтулла Билалетдинов җитәкчелегендә Казан клубы быел Гагарин кубогының финалына чыга алды. Бу - бик югары күрсәткеч. Татарстан командасы хәлиткеч уенда ЦСКАга җиңелде. Билалетдинов тырышлыгы белән команда 49 очрашуның 35дә җинде.

Барсларның тренеры 2009 һәм 2018 елларда әлеге зур дәрәҗәгә лаек булган иде инде. Быелгы номинантлар исемлегендә тагын «ЦСКА» һәм «Торпедо» клубларының баш тренерлары Сергей Фёдоров һәм Игорь Ларионов та бар.

Фото: khl.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров