Онлайн трансляция

Свернуть

Зиннәтулла Билалетдинов тагын бер сезонга "Ак Барс"та баш тренер булып калачак

Зиннәтулла Билалетдинов тагын бер сезонга "Ак Барс"та баш тренер булып калачак

https://tnv.ru

15 Июнь 2023, 17:09

135

0

Зиннәтулла Билалетдинов тагын бер сезонга "Ак Барс"та баш тренер булып калачак
Бүген «Ак барс» хоккей командасының яңа баш тренеры билгеләнде. Бу спорт төрен яратучылар әлеге яңалыкны күптән көтте. "Барс"ларның баш тренеры булып янәдән Зиннәтулла Билалетдинов сайланды.

«Минем өчен бу җиңел карар булмады, мин озак уйладым. Күп факторлар йогынты ясады. Мин команда белән ярты ел эшләдем, аларны өйрәндем. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерәсе килә. Узган сезон да начар булмады, тик нәтиҗәләрне яхшыртасы килә. Егетләр зур җиңү тәмен татып карасын иде. Минем янга клубның җанатарлары, казанлылар килеп, командада калуымны сорады. Бу да үз өлешен кертте», - дип аңлатты карарын Зиннәтулла Хәйдәр улы.

Тренер «Ак барс» белән килешүне 2023/24 елгы сезонга төзеде. Аның белән штабта шулай ук Юрий Бабенко һәм Александр Бойков калачак. Сергей Абрамов һәм Александр Агопеев капкачыларны әзерләячәк. Шулай ук яңа сезонда команда белән ике тапкыр Гагарин кубогын яулаган Брэндон Бови да эшләячәк.

Искәртеп үтәбез, Зиннәтулла Билалетдинов «Ак Барс»ны быелгы сезонда финалга алып килгән тренер. Күбесенчә аның стратегик осталыгы белән казанлылар Гагарин кубогы өчен ярышларда көмеш медальләргә лаек булдылар. Ул баш тренер вазифасына узган елның декабрь аенда кереште.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров