https://tnv.ru
09 Август 2023, 10:59
149
0
Бүген Казанның "Татнефть Арена"да өч тапкыр дөнья чемпионы, алты тапкыр Россия чемпионы һәм КХЛ тарихында бердәнбер биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе Данис Зариповның хушлашу матчы узачак.
Гала-матчта Россия җыелма командасы Һәм "Ак Барс" көрәшәчәк. Ике команда өчен дә Зарипов үз карьерасында төп җиңүләрне яулаган элеккеге партнерлар һәм тренерлар чыгыш ясаячак: Алексей Морозов, Сергей Зиновьев, Александр Радулов, Александр Овечкин, Павел Дацюк, Илья Ковальчук, Александр Семин, Евгений Кузнецов һ.б.
Шулай ук бозга Зариповның "Ак Барс" бергә уйнаган иптәшләре Евгений Медведев, Алексей Чупин, Кирилл Петров, Артем Лукоянов, Александр Бурмистров һ.б. чыгачак. Тренерлардан матчта "Ак Барс" остазы Зинәтулла Билалетдинов һәм "Металлург"ның элекке тренеры Илья Воробьев катнашачак.
ТНВ телеканалы матчны туры эфирда күрсәтәчәк. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0