Онлайн трансляция

Свернуть

Данис Зариповның хушлашу матчы - Казанда зур хоккей бәйрәме ничек узды?

Данис Зариповның хушлашу матчы - Казанда зур хоккей бәйрәме ничек узды?

https://tnv.ru

10 Август 2023, 10:06

221

0

Данис Зариповның хушлашу матчы - Казанда зур хоккей бәйрәме ничек узды?
Зариповны хөрмәтләү тантанасында хоккейчының «Ак Барс» өчен чыгыш ясаган 25 нче номеры Казан клубы тарафыннан «Ак Барс» тарихында беренче тапкыр әйләнештән чыгарыла. Ягъни, Казан клубы өчен чыгыш ясаячак уенчылар 25 номерны сайлый алмаячак.

Кичә Казанда зур бәйрәм иде. Шәһәргә Данисның спорт дуслары, хезмәттәшләре, яраткан җанатарлары җыелды.

Россия җыелма командасы йолдызларыннан торган «аклар» командасы Казандагы «Татнефть Арена» да Данис Зариповның хушлашу матчында «Ак Барс» йолдызларыннан «яшелләр» командасын 12:9 исәбе белән җиңде.

Җиңүче команда составында бозга Александр Овечкин, Евгений Кузнецов, Александр Радулов, Сергей Мозякин, Илья Ковальчук, Павел Дацюк, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин чыкты.

"Яшелләр" өчен Алексей Морозов, Евгений Медведев, Александр Свитов, Кирилл Петров, Сергей Зиновьев һәм башка йолдызлар уйнады.

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар