Онлайн трансляция

Свернуть

Соңгы ике көндә "Рубин"ның ике уенчысы әти булдылар

Соңгы ике көндә "Рубин"ның ике уенчысы әти булдылар

https://tnv.ru

08 Сентябрь 2023, 15:46

122

0

Соңгы ике көндә "Рубин"ның ике уенчысы әти булдылар
Соңгы ике көндә «Рубин» футбол клубында шатлыклы яңалыклар ташып тора. Клубның матбугат хезмәте «Рубин"ның элеккеге сакчысы Егор Сорокинны кире кайтару турында «Краснодар» белән әңгәмә алып баруларын хәбәр итте. Үз академиябездә җитлеккән егетне кире кайтарудан да яхшырак яңалык булмас дип уйласагыз, ялгышасыз.

Кичә, 7 сентябрьдә, сакчы Александр Мартынович һәм аның хатыны Каринаның улы туган. Бүген исә, «Рубин"ның ярымсакчысы Дарко Йевтич һәм аның тормыш иптәше Тамараның кызы туган.

ТНВ сайты редакциясе яшь әти-әниләрне чын күңелдән тәбрик итә!

Фото: «Рубин»

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров