https://tnv.ru
19 Октябрь 2023, 16:09
67
0
Россия Президенты Владимир Путин дөньяның төрле илләреннән спортчыларны һәм яшьләрне 2024 елда Казанда узачак "Игры будущего - Киләчәк уеннарын"да катнашырга чакырды.
"Россия спорт традицияләрен саклау мөһимлеген аңлый, әмма шул ук вакытта, һичшиксез, яшьләр арасында, шул исәптән спортта да популяр булган барлык яңа, алдынгы әйберләргә дә ачык. Шул рәвешле классик спорт төрләрен һәм киберспортны берләштерә торган «Киләчәк уеннары» ярышларын уздыру идеясе», - диде Путин.
Исегезгә төшерәбез, бүген дәүләт башлыгы «Россия — спортивная держава» халыкара спорт форумы пленар утырышында чыгыш ясады.
Фото: kremlin.ru

Бүлешергә
Комментарии 0