https://tnv.ru
20 Октябрь 2023, 09:50
61
0
Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова БРИКСның Казандагы Уеннар илчесе булу тәкъдимен ясаячаклар. Бу хакта «Россия — спорт державасы» форумында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
БРИКС (Россия, КХР, Һиндстан, Бразилия һәм КАР) уеннары Татарстан башкаласында 2024 елның 12-23 нче июнендә узачак. Ярышлар 25 тән артык спорт төрен үз эченә ала. Милли җыелма командалар һәм башка дәүләтләрдән командалар катнашачак. 70 илдән спортчыларны чакыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, ТР башкаласында киләсе елның көзендә БРИКС саммиты узачак. Чара 20 дән артык ил лидерын берләштерәчәк.
Фото: скриншот ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0