Онлайн трансляция

Свернуть

Капкачы Тимур Биләлов тагын ике елга "Ак Барс"та калачак

Капкачы Тимур Биләлов тагын ике елга "Ак Барс"та калачак

https://tnv.ru

27 Апрель 2024, 14:05

193

0

Капкачы Тимур Биләлов тагын ике елга "Ак Барс"та калачак
"Ак Барс" капкачы Тимур Биләлов белән контрактны озайткан. Яңа килешү 2025/26 сезоны тәмамланганчы гамәлдә булачак, дип хәбәр итә "Ак Барс" матбугат хезмәте.

2023/24 елгы даими чемпионатта Биләлов 48 матч үткәрә, җиде «коры» уен белән 30 җиңү яулый. Голкипер 93,8% бәрүләрне кире кага һәм 1,82 билгесендә ышанычлылык коэффициентын күрсәтә. "Гагарин Кубогы-2024" уеннарында Тимур бозга биш тапкыр чыга, бер җиңү яулый, 93,5% бәрүләрне капкага керттерми кала.

Казан клубы составында капкачы ике тапкыр Россия чемпионатының көмеш (2020, 2023) һәм бакыр (2021) призеры була, шулай ук КХЛның иң яхшы капкачысы (2019/20) дип таныла.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров