Онлайн трансляция

Свернуть

Сакчы Альберт Яруллин «Ак Барс»ка кайта

Сакчы Альберт Яруллин «Ак Барс»ка кайта

https://tnv.ru

17 Июнь 2024, 10:44

133

0

Сакчы Альберт Яруллин «Ак Барс»ка кайта
Сакчы Альберт Яруллин «Ак Барс» ка кайта. 31 яшьлек хоккейчы «Ак Барс» белән 3 еллык контракт төзегән. Бу хакта клуб матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Өйгә бары тик иң яхшы хисләр белән генә кайтам, минем бөтен үсешем уенчы буларак, шәхес буларак монда үтте.«Ак Барс» һәм Татарстан төсләрен яңадан якларга җыенуыма бик шатмын һәм клубка ышаныч өчен рәхмәт белдерәм. Киләсе сезоннардан җиңүләр генә көтәм, Казанда башка бурычлар була алмый", - дип сөйләгән Альберт.

Альберт Яруллин тимераякларга "Ак Барс" мәктәбендә баса. Клуб белән ул 2018 елда "Гагарин Кубогы"на ия була.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров