Онлайн трансляция

Свернуть

Лениногорскта Аударыш ярышы узды

Лениногорскта Аударыш ярышы узды

https://tnv.ru

19 Июнь 2024, 12:06

34

0

Лениногорскта Аударыш ярышы узды
Татарстанның Лениногорск районында Югары Каран бистәсе янында «Демография» илкүләм проекты буенча «Аударыш» ярышлары узды.

Чарада Татарстан Республикасының Әлмәт, Бөгелмә, Тукай районнарыннан, шулай ук Башкортостаннан һәм Алтай краеннан 30лап кеше катнашты.

Ул үзенә атта йөрүне дә, көрәшне дә ала. Спортчыларга ат өстендә көрәшергә кирәк.

Ярышларны бездә 1917 елдан бирле уздырмаганнар икән. Биш ел элек Татарстанда татар атларын үрчетүче, танылган фермер Фәрит Нәбиуллин башлап җибәрә. Хәзер ярыш Сабантуйларында да күренә башлады. Аударышның кагыйдәләре нидән гыйбарәт? Тамашачыларыбыз соравы буенча Рүзәл Шәрипов шундый репортаж әзерләде.



Исегезгә төшерәбез, илдә милли проектлар 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елның июлендә Дәүләт Башлыгы «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында» Указга кул куйды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров