Онлайн трансляция

Свернуть

БРИКС көрәш ярышларыннан репортаж

БРИКС көрәш ярышларыннан репортаж

https://tnv.ru

24 Июнь 2024, 11:24

55

0

БРИКС көрәш ярышларыннан репортаж
Халкыбызның көч-кодрәтен, батырлыгын, рухын күрсәтә торган спорт төре - көрәш бар. Ул татарда буыннан-буынга күчеп, дәверләр кичеп, бүгенге көнгә килеп җиткән.

"Ак Барс" спорт сараенда бөтен дөньядан җыелган 100 спортчы 10 комплект медаль өчен бил алышты. Көрәш - БРИКС уеннары программасына беренче тапкыр кертелгән милли спорт төре.

Россия данын монда Татарстанның, Ульяновск һәм Башкортстанның танылган батырлары яклый һәм җиңә дә. Көндәшләре - Белоруссия, Азәрбәйҗан, Үзбәкстан, Казахстаннан, Кыргызстаннан, хәтта Ираннан килгән.

Көрәш сараена Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде. ТНВ каналы әлеге ярышларны тулысынча туры эфирда күрсәтте.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров