Онлайн трансляция

Свернуть

29 яшьлек Канада һөҗүмчесе Ник Петан «Ак Барс» белән бер еллык килешү төзеде

29 яшьлек Канада һөҗүмчесе Ник Петан «Ак Барс» белән бер еллык килешү төзеде

https://tnv.ru

29 Июль 2024, 17:18

24

0

 29 яшьлек Канада һөҗүмчесе Ник Петан «Ак Барс» белән бер еллык килешү төзеде
29 яшьлек Канада һөҗүмчесе Ник Петан «Ак Барс» белән бер еллык килешү төзеде. Бу хакта клуб матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган сезонда форвард «Миннесота Уайлд», «Айова Уайлд» һәм «Хартфорд Вулф Пэк» клублары составында НХЛ һәм АХЛда чыгыш ясады.

Марат Вәлиуллин, «Ак Барс» ның генераль менеджеры:
– Без Никны безнең командада күрүебезгә шат, ул универсаль ике яклы һөҗүмче, ул үзәктә дә, флангта да уйный ала. Бик эшкә сәләтле уенчы, күбрәк плеймейкер, ул безнең составка кирәк. Петан тренерлар биремнәрен үтәргә әзер булган абсолют команда уенчысы. Без егетнең амбицияләренә һәм аның командада лидерлык позицияләрен биләргә әзерлегенә өметләнәбез

Ник Петан, «Ак Барс» һөҗүмчесе:
– Мин лиганың иң яхшы клубларының берсендә чыгыш ясавыма шатмын. Мин «Ак барс» турында яхшы сүзләр генә ишеттем, клубта хоккейчыларга ничек карауларын, җанатарларның уенчыларга ничек ярдәм итүләрен беләм. Кайчандыр без Александр Бурмистров белән бер командада уйнадык, ул миңа үзенең туган шәһәре турында күп нәрсәләр сөйләде һәм күчү белән бик канәгать булачагымны әйтте.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров