Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан спортчылары Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 17 медаль яулаган

Татарстан спортчылары Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 17 медаль яулаган

https://tnv.ru

13 Сентябрь 2024, 12:02

79

0

Татарстан спортчылары Казахстанда узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 17 медаль яулаган
Татарстан спортчылары Казахстан башкаласы Астанада узган Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 17 медаль яулады. Алар күрсәткән югары дәрәҗәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та билгеләде.

"Безнең егетләр 4 алтын, 4 көмеш , 9 бронза медаль яуладылар. Спортчыларыбыз аеруча зур уңышларга көрәштә ирештеләр", - дип яза Рәис үзенең телеграм каналында. 

Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары 8 сентябрьдә тантаналы рәвештә Астанада башланды. Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Фото: t.me/rustamminnikhanov


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров