https://tnv.ru
20 Декабрь 2024, 13:06
17
0
34 яшьлек канадалы һөҗүмче Эрик О'Делл «Ак Барс» белән 25 елның 31 маена кадәр килешү төзегән. Бу хакта "Ак Барс" матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Ак Барс"ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин:
– Эрик О' Делл лигага җайлашкан тәҗрибәле хоккейчы. Без аның медицина картасын тирәнтен өйрәндек һәм аның хәле белән бәйле барлык куркынычларны аңлыйбыз, безнең уртак бурыч Эрикны тернәкләндерүне тәмамлау һәм аны матчларга оптималь формада китерү булачак. Узган сезонда бездә Алексей Марченко белән уңышлы тернәкләнү тәҗрибәсе булды, аннары ул төп состав уенчысы булды. О' Деллны составка дөрес кертергә вакытыбыз бар. Гыйнварда ул бозга чыгар дип өметләнәбез.
Яңа уенчы Казанга Мәскәүнең "Динамо" клубыннан күченде. Бу сезонда хоккейчы 14 матчта 6 (2+4) очко туплаган. КХЛда Эрик О' Деллның 9 сезон исәпләнә - 411 очрашуда "+73" файдалы күрсәткеч белән 262 (122+140) очко туплаган
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0