https://tnv.ru
12 Февраль 2025, 17:26
58
0

2026 елда Муса Җәлил турнирының кайсы шәһәрдә узачагы билгеле. Киләсе елда Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгы уңаеннан узачак юбилей чараларын исәпкә алып, шәһәр Муса Җәлил турнирын да кабул итәчәк. Бу хакта "Татар-информ"да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов исә чараның Чаллыда үтүе төгәл планлаштырылганын белдергән.
"Безнең эш планы буенча шәһәрнең юбилей чаралары программасына Муса Җәлил турнирын уздыру да кертелгән. Киләсе елны ярышны Чаллыда уздыру планлаштырыла", – диде ул.
Фото: "Татар-информ", Владимир Васильев
Бүлешергә
Комментарии 0