https://tnv.ru
14 Март 2025, 16:00
6
0

Радик Шәймиев «Яккима» раллиенда - Россия Кубогының 4нче этабында җиңү яулаган. Ярышлар Карелидә оештырыла.
Аның экипажы TAIF Motorsport командасы составында Skoda Fabia машинасында чыгыш ясый. Радик Шәймиев - Халыкара класслы спорт остасы, Европа һәм Россия Чемпионатларында җиңеп, призлы урыннар яулаган.
Карелиядәге узыш - ил Кубогы өчен кышкы ярышларның соңгысы һәм иң мавыктыргычы булып тарихка кереп кала. Кызыксыну зур булганга, аны "Чемпионнар узышы" дип тә атаганнар. Радик Шәймиевнең казанышлары хакында - киләсе материалда.
Бүлешергә
Комментарии 0