Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" уенчыларына плей-офф алдыннан хәер-фатыйха бирә

Бүген Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" уенчыларына плей-офф алдыннан хәер-фатыйха бирә

https://tnv.ru

24 Март 2025, 10:00

60

0

Бүген Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" уенчыларына плей-офф алдыннан хәер-фатыйха бирә
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубы тренерлары һәм уенчылары белән «Татнефть Арена» да Гагарин Кубогы уены башланыр алдыннан күрешә. 

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуларны сезонда ике мәртәбә - даими чемпионат башланыр алдыннан һәм плей-офф башланыр алдыннан үткәрә.

«Ак Барс» тренер һәм уенчылар составы журналистлар белән дә күрешер дип көтелә.

"Гагарин Кубогы" плей-оффының беренче раундында "Ак Барс" уенчылары Екатеринбургтан "Автомобилист" белән очрашачак. Матчлар 26 мартта башлана. ТНВ туры эфирда күрсәтәчәк.

Фото: t.me/hc_akbars

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар