Онлайн трансляция

Свернуть

"Автомобилист" - "Ак Барс": Плей-оффның беренче матчы

"Автомобилист" - "Ак Барс": Плей-оффның беренче матчы

https://tnv.ru

26 Март 2025, 16:50

87

0

"Автомобилист" - "Ак Барс": Плей-оффның беренче матчы
Бүген Гагарин Кубогының беренче сериясе старт ала. "Ак Барс" Екатеринбургта җирле "Автомобилист" белән плей-оффта очраша. Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

Беренче ике матч Екатеринбургта узачак. 30 мартта һәм 1 апрельдә командалар Казанда уйнаячак. 4 матч җиңгән команда алгы этапка узачак. Кирәк очракта өстәмә матчлар куелачак.

Матчларны "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында туры трансляциядә күреп булачак.

Узган ел шушы ук стадиядә "Автомобилист" казанлыларны 4:1 исәбе белән төшереп калдырган иде.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар