Онлайн трансляция

Свернуть

Рәттән 10 җиңү: "Ак Барс" яңа рекордка омтыла

Рәттән 10 җиңү: "Ак Барс" яңа рекордка омтыла

https://tnv.ru

28 Октябрь 2025, 10:45

36

0

Рәттән 10 җиңү: "Ак Барс" яңа рекордка омтыла
Кичә Казанның "Ак Барс" хоккей клубы КХЛның даими чемпионатында рәттән унынчы җиңү яулады. "Татнефть Арена"да ул Владивостоктан килгән "Адмирал"ны 3:2 овертаймда җиңде.

"ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканаллары әлеге матчны туры трансляциядә күрсәтте. "Ак Барс"ның барлык матчларын да безнең каналда карап була. 

Киләсе матч шулай ук Казанда Магнитогорскның "Металлург"ына каршы узачак. Хәзерге вакытта Көнчыгыш конференциядә көндәш беренче, "барс"лар икенче урында бара. 

Кичәге уенда "Ак Барс" үз рекордын кабатлады. Киләсе матчта җиңү яулап булса, бу казанлыларның шәхси рекордына әйләнәчәк.

Фото: ak-bars.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар