https://tnv.ru
31 Март 2026, 17:50
1952
0

Бүген, 19:30да, «Татнефть Арена»да «Ак Барс» белән «Трактор» плей-офф кысаларында бишенче матчта очраша. Сериядә исәп казанлылар файдасына — 3:1.
Серия Казанга Чиләбедә узган соңгы уеннан соң күчте: ул икенче овертаймда 3:2 исәбе белән «Ак Барс» файдасына тәмамланган иде.
Матчны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында туры эфирда карап була.
Фото: ak-bars.ru
Бүлешергә
Комментарии 0