https://tnv.ru
01 Апрель 2026, 15:13
31
0

«Ак Барс» хоккейчылары Гагарин Кубогының чирек финалына чыгуга иреште. Соңгы уенда, Чиләбенең "Трактор"ын 2:1 исәбе белән җиңеп, алар плей-оффның чираттагы турына уза.
Матч шактый кискен барды. Уеннар тарихына ул рекордлы тизлек белән дә кереп калачак. 7нче секундта ук көндәшләр капкасына беренче голны Артём Галимов кертте. Нәтиҗә исә овертаймда гына билгеле була.
Өстәмә вакытның 57нче секундында Ак Барстан Дмитрий Яшкин алка кертүгә иреште. Алдагы көннәрдә чирек финалның барлык уенчы командалары ачыкланачак.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0