https://tnv.ru
08 Май 2026, 16:11
8
0

«Ак Барс»ның Гагарин Кубогы финалындагы көндәше билгеле булды. Ул — Ярославльнең «Локомотив» командасы. Алар сериянең җиденче матчында «Авангард»ны икенче овертаймда җиңде.
Финалның беренче уены дүшәмбе, 11 Майда, Ярославльдә узачак. 15 Майда «барслар»ның көндәшләре Казанга киләчәк.
Матчларны "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында туры трансляциядә карап булачак.
«Ак Барс» үзенең беренче Гагарин Кубогын нәкъ менә «Локомотив» белән очрашуда, 2008/2009 елгы сезонда яулаган иде. Ул чакта җиденче матчта хәлиткеч алканы Алексей Морозов кертте.
Казан хоккейчылары финалга әзерлекне инде башлап җибәрде һәм җанатарлар өчен ачык күнегү дә үткәрде.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0