Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" алты уенлык отышсыз серияне тәмамлады

"Рубин" алты уенлык отышсыз серияне тәмамлады

https://tnv.ru

05 Октябрь 2019, 18:39

232

0

"Рубин" сезонда беренче тапкыр ике гол кертте.

"Рубин" алты уенлык отышсыз серияне тәмамлады
Бүген Казанның "Рубин" командасы "Үзәк" стадионда "Тамбовны кабул итте. Алты уен җиңүләрсез уйнаган Казан командасы, ниһаять, уңышсыз серияне тәмамлады.
Моңа кадәр "Рубин" өч уен рәттән гол кертә алмаган иде, ә сезонда, гомумән, бер голдан артык керткәне булмады.

Хуҗалар беренче таймда ук ике гол кертеп алды. Игорь Коновалов штраф бәреп исәпне ачса, Зурико Давиташвили "Тамбов" сакчыларын алдап, исәпне 2:0 ясады.

Икенче таймда "Тамбов" уенны үз кулына алды һәм Казанның өстенлеген минимумга калдырды. Кунакларның кыю уены бер голдан да артык нәтиҗәгә китерә алмады.

Яңгыр булуга карамастан, ике команда уенчылары да матур уен күрсәтте.

Рубинның киләсе уены 19 октябрь көнне Мәскәүдә, "Спартак" командасына каршы уйнаячак. Уен 18:30 сәгатьтә башлана.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров