Онлайн трансляция

Свернуть

«Ак Барс» үз бозында «Трактор»ны кабул итә - ТНВда туры трансляция

«Ак Барс» үз бозында «Трактор»ны кабул итә - ТНВда туры трансляция

https://tnv.ru

02 Октябрь 2026, 17:50

92

0

«Ак Барс» үз бозында «Трактор»ны кабул итә - ТНВда туры трансляция
2 октябрьдә «Ак Барс» Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда Чиләбенең «Трактор» командасын кабул итә. Очрашу 19:00 сәгатьтә башлана. Уенны ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

Казанлылар 11 матчта 15 очко җыеп, Көнчыгыш конференциядә өченче урында бара. «Трактор» тугыз уеннан соң сигез очко белән сигезенче урынны били. Соңгы матчында «Ак Барс» үз бозында «Барыс»ны 4:1 исәбе белән җиңде. Чиләбеләр исә кунактагы уеннар сериясен Мәскәүдә «Динамо»ны өстәмә вакытта (2:1) һәм «Спартак»ны (4:2) отып башлады.

Бу сезонда командалар 9 сентябрьдә Казанда очрашты: «Ак Барс» 2:1 исәбе белән өстен чыкты.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар