Онлайн трансляция

Свернуть

Дзюдочы Нияз Билалов Татарстанга Дөнья чемпионаты бронзасын алып кайтты

Дзюдочы Нияз Билалов Татарстанга Дөнья чемпионаты бронзасын алып кайтты

https://tnv.ru

15 Октябрь 2026, 14:10

Дзюдочы Нияз Билалов Татарстанга Дөнья чемпионаты бронзасын алып кайтты
Дзюдочы Нияз Билалов - 32 яшендә беренче тапкыр Дөнья чемпионатына катнашты һәм аннан Татарстанга бронза медаль алып кайтты.

Шуңа күрә ул аңа алтын кебек кадерле. Бүген дзюдо - безнең Республикада үсештәге спорт төре санала. Узган ел нәтиҗәсе буенча, аның белән 7 900 кеше шөгыльләнә. Җиңгәннән соң биргән беренче интервьюсында Нияз, “мин никадәр югарырак урын яуласам, балалар спорт бн шуның кадәр күбрәк кызыксыначак”, диде.

Нияз Билалов - өч тапкыр Россия чемпионы, ике тапкыр җәйге Универсиадаларда бронза медаль яулаганы бар. Яңа казанышы белән аны Луиза Сафуанова котлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар