Онлайн трансляция

Свернуть

УНИКС Европа Кубогында хуҗаларча җиңү яулады

УНИКС Европа Кубогында хуҗаларча җиңү яулады

https://tnv.ru

09 Октябрь 2019, 23:15

229

0

Күпчелектә тигез барган уен исәбе 80:67

УНИКС Европа Кубогында хуҗаларча җиңү яулады
Бүген Казанның УНИКС баскетбол клубы
Европа Кубогы кысаларында "Цедевита Олимпия Любляна"ны кабул итте. Соңгы исәп: 80:67.

Казан клубы уенны салмаграк башласа да, беренче чирек ахырына исәп 12:15 иде. Беренче ике чирек тәмамланганда таблода 38:35 иде. Өченче чирек беткәндә УНИКС көндәшләргә 13 очкога калышты, тик ахырда уенны үз ягына карата алды.

"Цедевита Олимпия Любляна"ны бу сезон башында гына формалашты дисәң була. Ул ике күрше дәүләт клублары кушылуы аркасында формалашты. Хорватиянең "Цедевита" сы исемнең беренче өлешен бирде, ә Словениянең "Петрол Олимпия Любляна" икенче өлешен.

Икенче уенны УНИКС 12 октябрь ВТБ бердәм лигасында кунакта "Калев"ка каршы уйнаячак. 17:00 сәгатьтә башлана.

Европа Кубогында казанлылар 16 октябрь "Нантер"га каршы кунакта уйнаячак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров