Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" - "Амур": ТНВда туры трансляция

"Ак Барс" - "Амур": ТНВда туры трансляция

https://tnv.ru

30 Октябрь 2026, 17:55

"Ак Барс" - "Амур": ТНВда туры трансляция
30 октябрьдә «Ак Барс» Фонбет КХЛ чемпионатының даими сезонында «Амур» белән очраша. Казандагы «Татнефть Арена» боз сараенда узачак матч 19:00 сәгатьтә башлана. 

28 октябрьдә казанлылар үз бозында «Авангард»ка 0:4 исәбе белән оттырды. Хабаровск командасы исә Мәскәүдә җирле «Динамо»га 1:2 исәбе белән җиңелде. 2025/26 сезонында «Ак Барс» «Амур»ны дүрт тапкыр җиңде — 5:1, 3:1, 5:3 һәм 3:0.

Казанлыларның һөҗүмчесе Артём Галимов җәрәхәтләнгән уенчылар исемлегенә кертелде һәм матчта катнашмаячак. «Ак Барс» – «Амур» очрашуын ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар