https://tnv.ru
02 Ноябрь 2026, 17:52

2 ноябрьдә «Ак Барс» Фонбет КХЛ чемпионатының даими сезонында СКА белән очраша. Казандагы «Татнефть Арена» боз сараенда узачак матч 19:00 сәгатьтә башлана. Уенны ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.
Соңгы матчта казанлылар үз бозында «Амур»ны 3:1 исәбе белән җиңде. Санкт-Петербург командасы исә кунакта «Торпедо»га 3:4 исәбе белән оттырды.
«Ак Барс» составында һөҗүмче Артём Галимов уйнамаячак. СКАга һөҗүмчеләр Захар Бардаков, Линус Вайссбах һәм Игорь Ларионов ярдәм итә алмаячак.
Фото: ak-bars.ru
Бүлешергә
Комментарии 0