https://tnv.ru
12 Ноябрь 2026, 16:45

12 ноябрьдә «Ак Барс» Фонбет КХЛ чемпионатының даими сезонында Уфада «Салават Юлаев» белән очраша. «Уфа-Арена»да узачак «Яшел дерби» 17:00 сәгатьтә башлана. Уенны ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары туры эфирда күрсәтәчәк.
Соңгы матчта уфалылар кунакта «Нефтехимик»ка буллитлар сериясендә 3:4 исәбе белән оттырды. Казанлылар исә үз бозында «Торпедо»ны 5:2 исәбе белән җиңде. Бу сезондагы «Яшел дерби»ләр сериясендә «Ак Барс» алда бара — 2:0. Казан командасы көндәшен овертаймда 4:3 һәм 2:1 исәбе белән җиңде.
«Салават Юлаев» составында сакчылар Александр Алексеев, Григорий Панин, Дин Стюарт, Никита Щербаков һәм һөҗүмче Артём Горшков уйнамаячак. «Ак Барс»ка һөҗүмче Артём Галимов ярдәм итә алмаячак.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0