Онлайн трансляция

Свернуть

Курск өлкәсендә булган хәлләргә күзәтү: Зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итеп була?

Курск өлкәсендә булган хәлләргә күзәтү: Зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итеп була?

https://tnv.ru

26 Август 2024, 17:21

270

0

Курск өлкәсендә булган хәлләргә күзәтү: Зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итеп була?
Бу атнада ил тарихындагы истәлекле көн иде. 22 августта - Совет солдатлары Курски бәрелешендә җиңә. 50 көнгә сузылган ул сугыш, Сталинградтан соң, Бөек Ватан сугышының барышын хәл итә. Премьер-министр Алексей Песошинның халыкка мөрәҗәгатендә мондый сүзләр бар. "Икенче атна Курск өлкәсендә хәрби бәрелешләр бара. Алар бик җитди төс алды һәм бүгенге көннең Курск дугасына әйләнергә мөмкин. Ул исә, СВОның барышын һәм нәтиҗәсен хәл итәчәк". Белгечләр еш кына дөньяда бар да цикл буенча бара, тарих кабатлана, ди. Бу сүзләрдә хаклык юк дип кем әйтә ала?!

Без Курск өлкәсендәге вакыйгаларны күзәтүне дәвам итәбез. Аларны бөтен Россия күзәтә. Алгы сызыктан килеп ирешкән төп яңалыкларның берсе - Армия Суджы тирәсендә ВСУның һөҗүмен туктата алган һәм кайбер торак пунктлар кире кайтарылган.

Безнең Республика бу хәлләрнең беренче көненнән үк ярдәмгә алынды. Беренчедән, Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гуманитар йөк җыела һәм даими җибәрелеп тора. Икенчедән, Татарстан Курскидан күчерелүчеләрне кабул итте. Алар безгә дүшәмбе килде. 20 кеше - барысы да өлкәннәр. Тормыш сынавының алгы сызыгында калучылар, аларны сыендыручылар, Республика халкының бердәм ихтыярый ярдәме, бизнес вәкилләренең читтә калмавы - Алия Хәйретдинова репортажында.





Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров