Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда контракт буенча СВОга китәргә теләүчеләр саны күбәйгән

Татарстанда контракт буенча СВОга китәргә теләүчеләр саны күбәйгән

https://tnv.ru

12 Сентябрь 2024, 09:21

453

0

Татарстанда контракт буенча СВОга китәргә теләүчеләр саны күбәйгән

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Аны рәсмиләштерелүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акча 2 миллион сумга кадәр арттырылгач, СВОга китәргә теләүчеләр саны күбәйгән. 

Казанның Воровский урамында урнашкан "Батыр" үзәгенә көненә ким дигәндә 45 кеше мөрәҗәгать итә. Биредә аларга барлык кирәкле документларны 1 көн эчендә әзерләргә булышалар. Башка төбәкләрдән килеп, килешү имзалаучылар да арткан. Аларның Казанга кадәр юл чыгымын каплыйлар, контракт төзегән вакытта яшәп торган урын өчен түлиләр. Теманы Рүзәл Шәрипов дәвам итә. 


 Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров