Онлайн трансляция

Свернуть

Мөслимнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль һәм квадрокоптер җибәргәннәр

Мөслимнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль һәм квадрокоптер җибәргәннәр

https://tnv.ru

01 Октябрь 2024, 09:45

54

0

Мөслимнән махсус хәрби операциядә катнашучыларга автомобиль һәм квадрокоптер җибәргәннәр
Мөслимлеләр махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә чираттагы ярдәм йөген озатты, дип яза "Мөслим-информ".

Әлеге зур эшкә күрше районнар да кушылган. Хатлар, йөк җибәрүчеләр арасында исемләп - атап җибәрүчеләр дә күп булуын искәртәләр.

Район хакимияте һәм халык ярдәме белән автомобильләр, квадрокоптерлар, егетләребезгә кирәк булган башка төр техника алынган. Запас частьлар, кием-салым, юрган, мендәр, су савытлары һәм башка бик күп әйберләр җыела. Уңган хуҗабикәләр коры ашлар, консервалар, озак яна торган шырпылар, махсус киемнәр әзерләгән, саклагыч сеткалар үргән, укучылар хатлар язган.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.

Фото: район хакимиятенең матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров