https://tnv.ru
22 Октябрь 2024, 12:44
29
0
Түбән Кама хәрбиләренә махсус хәрби операция зонасына ике машина тапшырачаклар. Транспортны махсус операция зонасына 1нче славян бригадасында хезмәт итүче Бурбон позывнойлы хәрби илтәчәк. Хәзер аның артиллерия бригадасы Горловкада эшли, дип яза "Татар-информ".
«Мондый автомобильләр бик кирәк. Анда гадәти транспортта йөреп булмый. Мәсәлән, яраланганнарны алып чыгарга яки ашыгыч рәвештә ротация үткәрергә кирәк, нәкъ менә шундый машиналар сынатмый һәм бик озак хезмәт итә», - дип сөйләгән Бурбон позывнойлы хәрби.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: Надежда Баһаветдинова, tatar-inform.tatar

Бүлешергә
Комментарии 0