https://tnv.ru
19 Ноябрь 2024, 16:49
124
0
Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында халык токмач кисә һәм СВО зонасына җибәрү өчен сохари әзерли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Җыеннарны мәктәп ашханәсендә үткәрәләр. Йомырка һәм онны авыл халкы өйдән алып килә. Активистларга укучылар ярдәм итә. Алар хатлар язалар һәм хәрбиләр өчен окоп шәмнәре ясыйлар.
Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдән Татарстанда Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр берьюлы 2 миллион сумга кадәр акча алачаклар. Тулырак мәгълүмат 8 (800) 222-59-00 телефоны аша һәм heroes-tatarstan.ru сайтында.
Фото: Индира Сайфуллина / tatar-inform.ru

Бүлешергә
Комментарии 0