https://tnv.ru
20 Ноябрь 2024, 09:58
7
0
Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 17 нче көнендә (19 ноябрь), Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «Тимер» һәм «Батыр» батальоннары имамнары Илдар Шәмсетдинов һәм Мөхәммәд Хәйрулаев белән очрашты. Анда шулай ук Татарстан Мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин катнашты, дип яза Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Хәзерге вакытта ялда булган Илдар хәзрәт Шәмсетдинов «Тимер» батальонында 2024 елның мартыннан бирле имам булып хезмәт итә. Ул Мөфти белән махсус хәрби операция зонасында имамлык тәҗрибәсе белән уртаклашты, сугышчыларның ихтыяр көчен ничек итеп ныгытырга булышуы турында сөйләде. Илдар хәзрәт шулай ук фронттагы мөселман солдатларына мөселман бәйрәмнәре уңаеннан гает намазларын үткәрү, намаз һәм догалар укырга өйрәнү, шулай ук бәрелешләр алдыннан нәсыйхәтләр алу мөһимлеген билгеләп үтте. Шуңа күрә Илдар хәзрәт сугышчылар белән бергә Коръән укый һәм татар һәм рус телләрендә вәгазьләр сөйли, догалар җыентыклары һәм намаз уку буенча ярдәмлекләр өләшә.
Илдар хәзрәт Мөфтигә кесәгә сыярлык дога китаплары өчен рәхмәт белдерде – алар укырга уңайлы, күкрәк кесәсенә һәм солдатларның уч төбенә сыеп бетә. Камил хәзрәт аңа, җавап итеп, батальонның фронт китапханәсен баету өчен, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар бүләк итте.
Тагын бер хәзрәт – Мөхәммәд Хәйрулаев «Батыр» батальоны имамы вазифасына 2024 елның октябреннән кереште. Ул махсус хәрби операция зонасыннан бурыч үтәү өчен кайтты һәм шулай ук Мөфтигә солдатларга теләктәшлек итү буенча теләкләрен җиткерде.
Исегезгә төшерәбез: ТР мөселманнары Диния нәзарәте махсус хәрби операция зонасына хәрби подразделениеләргә һәм госпитальләргә Татарстаннан 9 гуманитар йөк җибәрде. Соңгы сәфәр, 18 ноябрьдә, тәмамланды. Мөфти Камил хәзрәт шулай ук, хәрбиләргә рухи яктан ярдәм итү өчен, хәрби бәрелешләр булган урыннарга да бара.
Фото: dumrt.ru

Бүлешергә
Комментарии 0